"Сакта тора батыр егетләр ! "
2017 нче елның 23 нче февралендә Өчиле авыл клубында "сакта тора батыр егетләр !" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрдек.Әлеге бәйрәм кичәсенә клуб мөдире Мингазова Лилия Наил кызы белән бергәләп әзерләндек.Авы-
лыбыз үзешчәннәрен хөрмәтле ир-егетләребезне,кадерле әтиләребезне,бабаларыбызны матур бәйрәмнәре белән котладылар.