"Мәдәни көндәлек дәресе"
2015 нче елның 21 нче октябрендә Өчиле гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеген “ тапшыру тантанасы булды.Әлеге тантана безнең мәктәптә 13.00.сәгатьтә үтте.Тантаналы кичәдә 16 кеше катнашты. 14 укучыга “Мәдәни көндәлек” тапшырылды. Кулларына тапшырганчы укучыларны шушы көндәлекне куллану кагыйдәләре белән таныштырып үттем.Соңыннан Өчиле авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Табышмак әйтәм кем белә ?” исемле китапханә дәресе уздырдым.