Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Дуслар җыелган җирдә"

  7 март көнне Ташкичү авыл китапханәсендә “Дуслар җыелган җирдә” исем астында матур кичә узды. Кичәгә китапханәдә эшләп килүче, “Ак калфак” берләшмәсенә йөри торган хатын-кызлар чакырылды. Кичә фольклор иҗаты чыганакларын, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу максатыннан эшләнелде. “Халкымның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәре” исемле китап күргәзмәсе аша, “Татар халык иҗаты. Йола фольклоры” исемле, яңа китап белән таныштык. Китапка татар халкының йола фольклорына кергән ырымнар, йола җырлары, такмаклар, арбаулар урнаштырылган.