Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Канатлы дөнья"

18 август көнне Сөрде авылы китапханәсендә, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан һәм Марий-Эл республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан, мәктәп укучылары, бакча балалары өчен тематик кичә үткәрелде. Кичәдә аның иҗатына багышлап төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, укучыларга аның турында презентация күрсәтелде. Укучылар шигырьләрен сәнгатьле итеп укып та, сөйләп тә күрсәттеләр. Шулай ук аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны да тыңлап киттек. Кичә ахырында укучылар белән бергә, Роберт Миңнуллин иҗатына багышлап төзелгән тест сорауларына җавап эзләдек.