Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Татарча китап укучылар марафоны

Февраль аенда Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды оештырган II Россиякүләм #әдәбимарафонының йомгаклау өлеше булды. Без гыйнвар аеның 1 сеннән 21 нә кадәр контакт һәм инстаграм социаль челтәрендә татарча китап укучылар онлайн марафонында катнаштык. 17 февраль көнне Татарстан китап нәшриятының китап кибетендә бөтен җиңүчеләрне берләштергән, язучылар белән очрашу кичәсендә булдык. Алар кулыннан җиңүче дипломнары алдык. Проектның авторы Татнетны үстерү фондының учредителе һәм башкаручы директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы.