Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Татарча китап укучылар марафоны

Февраль аенда Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды оештырган II Россиякүләм #әдәбимарафонының йомгаклау өлеше булды. Без гыйнвар аеның 1 сеннән 21 нә кадәр контакт һәм инстаграм социаль челтәрендә татарча китап укучылар онлайн марафонында катнаштык. Шуның бөтен җиңүчеләре, 17 нче февраль көнне, Татарстан китап нәшриятының китап кибетендә язучылар белән очрашып җиңүче дипломнарына ия булдык.