Нәүрүз бәйрәме.
24 март көнне китапханә Иске Төрнәле башлангыч мәктәбе белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Китапханәдә « Хуш киләсең , Нәүрүз !» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Бәйрәм китапханәченең Нәүрүз , аның килеп чыгу тарихы , милли йолалар һәм бәйрәмнәр турында сөйләве белән башланып китте. Балалар « Без Нәүрүз турында нәрсәләр беләбез ?» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр , табышмаклар чиштеләр , яз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр , шигырьләр сөйләделәр , төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан карга боткасы белән сыйландылар.