Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Син кошларны таныйсыңмы?" - бәйге

4 нче апрель көнне кошлар көненә багышлап "Син кошларны таныйсыңмы?" дигән бәйге үткәрелде.Укучыларга беренче тапкыр рәсми рәвештә "кошлар көне" кайчан һәм кайда игълан ителүе турында мәгълүмат бирелде. Ике командага, "Карлыгач" һәм "Сандугач" командаларына бүленеп, бәйге оештырылды. Бәйге биш турдан торды:

1.Кошларга багышланган табышмакларга җаваплар эзләү

2. "Кем артык" уены.

3. "К" хәрефенә башланган кош исемнәрен табу.

4.Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән таныштыру.

5. Капитаннар ярышы.