Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Котлы булсын Нәүрүз"

26 нчы март көнне язны каршы алу бәйрәме “Нәүрүз” үткәрелде. Язны каршы алу бәйрәме булуга карамастан,кунакка Кыш бабай да килгән иде. Аның безнең арабыздан китәсе килмәде.Нәүрүз сылу аны көч сынашырга чакырды.Кыш бабай сынатырга теләмәсә дә яз алдынгылыкны бирмәде. Нүәрүз сылу кунакларны яз җитү белән котлады,аларга үзенең теләкләрен җиткерде. Кунакларны карга боткасы,коймаклар белән сыйлады.