Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

“Мәхәббәт һәм шигърият”

21 нче март көнне шигърият сөюче һәм кәлам тибрәтүче авылдашларыбыз белән “Мәхәббәт һәм шигърият” дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде

  “Нәрсә соң ул мәхәббәт?”.Бу сорауга бүгенгә көндә дә язучыларыбыз, шагыйрьләребез мөрәҗәгать итә.Әлеге сорауга карата төрле бәхәсле җаваплар да ишетергә туры килә.Кунакларыбыз белән бездә бу сорауга  җаваплар эзләдек. Әлбәттә без җавапларны Ф.Яруллин,И.Юзеев, Х.Туфан, Г.Бәйрәмова, Р.Гаташ шигырьләрен укып таптык.

   Мәхәббәт төшенчәсен киң мәгънәдә кулланылырга мөмкин:туган илгә мәхәббәт,Ата-анага карата,сөйгән ярга,табигатькә карата.Авылдашыбыз Мухаметзянова Гөлбикә апа да йөрәк хисен шигърият белән янәшә куеп  матур шигырләр иҗат иткән һәм очрашуда ул аларны безгә дә тәкъдим итте.