“Хатын-кыз – ул үзе бер дөнья”
8март кичендә авылыбызның хөрмәтле хатын-кызларын бәйрәм белән котлау максатыннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Кичәдә Э.Шәрифуллинаның”Бәйрәм”,Р.Харисның”Әй,хатын-кыз”,“Кызларга” шигырьләре яңгырады.Ир-атларыбыз гүзәл затларыбызга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.Авылдашларыбыз бәйрәм уңаеннан”Сәлам юллыйм”тапшыруына әниләрен котлап хатлар язганнар иде.Бәйрәмнең икенче өлешендә шул хатларны укып әниләребез хөрмәтенә музыкаль бүләк тапшырылды.