Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

“Татар халык ашлары”

28нче февраль көнне “Ак калфак”оешмасы әгъзалары белән берлектә авылдашларыбызны табын артына җыйдык.Гасырлар дәвамында барлыкка килгән милли ризыкларыбыз әлегә кадәр үзләренә хас сыйфатларны саклаганнар.Халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшырган саен милли ризыкларыбызның төрләре дә күбәйде.Шулай булуга карамастан чәкчәк,кош теле,гөбәдия , бәлеш кебек нигъмәтләребез һәрвакыт өстәлебез түрендә.Моный шулай икәнен авылдашларыбыз да раслады,һәрберсе үз куллары белән милли ризыкларыбызны пешереп алып килделәр һәм үзләре үк безгә тәкъдим иттеләр.

  Табын артында күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановны да искә алдык,чөнки татар халык ашларының популяр булуында аның роле бик зур булган.Ул милли ашларыбызны даими өйрәнеп,авылдан-авылга йөреп,инде онытылып бара торган ризыкларыбызны әзерләү турындагы киңәшләрне җыеп ,үзе дә яңа ризыклар уйлап табып һәм шуларны туплап безгә зур байлык калдырган.Юныс Әхмәтҗановның хезмәтләре буенча әзерләнгән”Татар халык ашлары”китабыннан авылыбызның уңган хуҗабикәләре бик яратып файдаланалар.