Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Йөрәк җылым сиңа,әнием"

      27 ноябрь көнне Әниләр бәйрәме уңаеннан әдәби - музыкаль кичә булды.Бәйрәм кичәсенең төп оештыручылары Шакировлар гаиләсе булды.Алар авылдашларына үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.Алып баручы әниләребезгә багышланган матур шигырьләр белән җырларны аралаштырып, кичәне алып барды.Бәйрәмнең төп кунагы виртуоз баянчы,композитор,Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты  Альфред Якшимбетов булды.Ул үзенең матур җырларын бүләк итте.