Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Батырлык кайдан башлана"

 15 нче февраль көнне "Батырлык кайдан башлана" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.Очрашуга авылдашыбыз, Куриль утрауларында хезмәт итүче өлкән летейнант Раян Разак улы килде.Очрашу барышында Раянның беренче укытучысы һәм класс җитәкчесе аның турында матур фикерләрен җиткерделәр.мәктәптә укыган вакытларын искә төшерделәр.Бәйрәмгә Раянның әнисе дә килгән иде.Аңа шундый батыр егет үстергәне өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Соңыннан мәктәп балалары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр.