Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Ак калфак-аклык,сафлык билгесе"

7нче ноябрь көнне"Ак калфак-аклык,сафлык билгесе"дип исемләнгән очрашу кичәсенә җыйналдык.Очрашуда "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының оешу тарихы белән таныштык.Үзебезнең җирлектә оешкан "Ак калфак"оешмасыныҗ ни белән шөгелләнүе,максаты турында сөйләштек,киләчәккә планнар төзедек,оешманың җитәкчесен,әгъзаларын сайладык.Һәркем үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.Очрашу ахырында "Каләм тибрәтүчеләр" түгәрәгенә йөрүчеләр үзләре иҗат иткән шигырьләрен,бәетләрен укыдылар,үзләренең яраткан җырларын башкардылар."Ак калфак" оешмасының киләсе җыены Әниләр көненә билгеләнде.