Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

“Шигърият бакчасында”

27нче август көнне Урта Сәрдә  китапханәсе “Әдәби мәйданда”  әдәбият сөючеләр белән очрашу уздырды.Очрашуга иң күп китап укучы өлкәннәребез,каләм тибрәтүчеләр чакырылган иде.Бәйрәмнең беренче өлешендә Ишмуратов Рәфкать, Мухаметзянова Рәсимә Һәм Гөлбикә апалар үзләренең иҗат җимешләрен тамашачыга җиткерделәр,өлкән яшьтәге китап укучыларыбыз үзләре яратып укыган китаплары буенча фиккер алыштылар,балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.                                   Бәйрәмебез “Шигърият бакчасында” дигән исем астында үткәрелде,шуңа күрә икече өлешне без авылыбызның бердәнбер шагыйре Ринат ага Рәхимов иҗатына багышладык.Ветеран укытучыларыбыз Вәлиуллина Дания,Авхадиева Венера апалар  шагыйрьнең истәлекләре белән уртаклаштылар .Батталова Резедә,Вәлиуллина Резедә,Ишмуратов Ранил  башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.Очрашуга озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән,әдәбияткә,сәнгатькә гашыйк нәфис сүз остасы авылдашыбыз Нурия Фәхриева да кайткан иде.Аның чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.