Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Дин һәм яшәеш"

    24нче сентябрь көнне Урта Сәрдә клубында "Дин һәм яшәеш"дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.Бәйрәмгә авылыбызның имам-хатыйбы Нәкыйф хәзрәт,авылыбызның хөрмәткә лаек абыстае Надия апа чакырылган иде.Авылдашларыбыз аларның вәгазьләрен тыңладылар.Мәчетебезгә йөреп дин сабаклары алган балаларыбызның чыгышларын тыңлау күңелләргә шулай ук шатлык өстәде.Өлкән яшьтәге апаларыбызның сәхнәгә менеп мөнәҗәтләр,бәетләр көйләүләрен тыңлап үзебезгә рухи тәрбия алдык.Бәйрәм ахырында Җ.Фазлыевның тормыштан алынып язылган берничә хикәяте белән таныштык.