Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Шигырь уты янсын йөрәкләрдә"

20 август көнне ачык һавада "Шигырь уты янсын йөрәкләрдә" дигән исем астында әдәби мәйдан үткәрелде.Бәйрәм сөекле шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды.Кичә шагыйрьнең балачагыннан алып гомеренең соңгы көннәрен сурәтләгән әдәби композиция белән башланып китте. Шигърият сөючеләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.Мәйданга каләм тибрәтүче авылдашларыбыз да чакырылган иде.Тамашачыларыбыз аларның чыгышларын алкышларга күмделәр.Бәйрәм җыр-бию белән аралашып барды.Бигрәк тә фольклор коллективы тарафыннан оештырылган кичке уеннар халыкны бер мәйданга җыйды.

   Бәйрәм кунакларсыз булмыйм.Безгә дә ерак араларны якын итеп, бүгенге көндә  Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле  вазыйфасын башкаручы  авылдашыбыз Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин кайтты.КунагыбызПетербург җирендә татарларның милли-мәдәни үзәге барлыкка килү турында горурланып сөйләде һәм авылдашларыбыз өчен шундый матур,эчтәлекле бәйрәм оештырган өчен олы рәхмәтен җиткерде.