Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Без тере мәрҗәннәр"

Балалар язучысы укытучы, остаз Нина Павловнаның туган көне уңаеннан Курса Почмак авыл китапханәсендә "Без тере мәрҗәннәр" исеме астында язучының әкият һәм хикәяләрен уку кичәсе булып узды. Балаларга кичә бик ошады.Чөнки балаларның иң яраткан мизгеле кичәдә викторина, ярышлар уздыру. Чөнки аларны китапханә исеменнән истәлекле бүләкләр көтә. Нина Павловна язучы, остаз,укытучы һәм биолог. Без дә бу көндә балалар белән лаборатор эш башкардык һәм тере мәрҗәннәрне борчакларны балчыкка күмеп куйдык, тиздән алар баш калкытып балаларны куандырыр.