Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Куркынычсызлык сәгате"

   Авыл китапханәсендә куркынычсызлык сәгате үткәрелде. Авылдагы пожар куркынычсызлыгы бүлекчәсеннән чакырылган белгечләр сөйләвенчә, пожар очраклары күп вакытта кешеләрнең пожар куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтәмәүләре аркасында килеп чыга икән. Р.Дәүләтшин барыбызны да пожар куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтәргә чакырды, балаларга памяткалар өләште. Янгын сүндергечне куллану тәртибен аңлаттылар.