Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Йөрәккә кадерле туган тел"

 

21 февральдә Мөрәле балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган "Йөрәккә кадерле туган тел" әдәби сәгате узды. Бу көн бөтен дөньяда юкка чыгу хәлендә булган телләрне саклау һәм үстерү, лингвистик күптөрлелекне һәм күп телле белемне үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан билгеләп үтелә. Чарага балалар алдан әзерләнделәр, Туган тел турында шигырьләр өйрәнделәр, кызыклы фактлар һәм биремнәр белән стена газетасы чыгардылар.   Әдәби сәгать төрле уеннар белән тулган: «сүз сайла»,антонимнар кулланып, « киресенчә сүз », «күп мәгънәле сүзләр», балаларның яше буенча сайлап  уйнатылды. Китап, Туган ил турында табышмаклар чиштеләр, Туган тел турында шигырьләрне яттан укыйлар. «Туган телеңне ярат һәм бел»китап күргәзмәсеннән балалар туган тел турында күп кызыклы һәм мавыктыргыч нәрсәләр белделәр.