"Яраткан китабымның авторына хат"
ГБУК РТ «Республиканская детская библиотека» тарафыннан “Яраткан китабымның авторына хат” дип аталган конкурс игълан ителгән иде. Бу конкурста Сеҗе авыл китапханәсеннән 5 укучы катнаштылар. Шулар арасыннан Шамарданова Камилә район этабында 3 урынга лаек булды. Камиләне җиңүе белән тәбриклибез, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!