Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

Китапханә- серле дөнья"- мәгълүмәт сәгате

Түбән Мәтәскә мәктәбендә укучылар белән берлектә "Китапханә серле дөнья" исеме астында мәгълүмәт сәгате үтте. Укучыларга китапның барлыкка килү тарихы, китапның кеше тормышындагы роле, әһәмияте турында сөйләп үтелде.Татарстан Республикасы милли электрон китапханәсенең бердәм уку билеты тапшырылды. Укучыларга бердәм уку билетының мөмкинлекләре турында сөйләп үтелде.