,,Өлкәннәрнең сүзе-бүгенгенең үзе!"
Өлкәннәр атналыгы уңаеннан Яңа Кишет мәдәният йортында авыл җирлекләренең китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында ,,Өлкәннәрнең сүзе-бүгенгенең үзе!" дип исемләнгән -әдәби тематик кичә уздырылды.Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Кичә ,,Ак калфак " берләшмәсенең театраль тамашасы белән башланып китте.Кичәдә авыл җирлеге башлыгы, ветераннар рәисе катнашып ,изге теләкләрен җиткерделәр.Өлкәннәр кайнар чәйдән авыз итеп, бер-берсе белән күрешеп, аралашып кына калмадылар сәхнәгә күтәрелеп җырладылар, биеделәр.Скрипка моңнары , гармун тавышлары бәйрәмгә ямь өстәде.