Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Әдәби сәгать«Китап дәрьясына сәяхәт»

Әлеге көннең нәкъ 2 нче апрельдә уздырылуы да   очраклы түгел.Бу дата  нәни дусларыбыз  яратып укый торган кызыклы әкиятләр иҗат итүче, китаплар авторы, Г.Х.Андерсенның туган көненә туры килә.Китапханәбездә башлангыч сыйныф укучылары  белән «Китап дәрьясына сәяхәт » исемле әдәби сәгать уздырылды.Укучылар китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр,шигырьләр укыдылар. Китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында белделәр.Яңа китаплар белән таныштылар.Китапханәче тарафыннан  “Китап эче затлы сый ” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.