Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Нәүрүз" җитте, яз җитте! "- Фольклор кичә

Китапханә, төп мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә уздырылып килүче әлеге кичә, ел саен язны каршы алу чарасы буларак үткәрелә. Әлеге бәйрәмне авылыбызның яше - карты көтеп ала.Яз патшабикәсе Нәүрүзбикәнең  матур теләкләре, моңлы җырлары бщйрщмгщ ямь өстәде. Бәйрәм авылдашлар өчен әзерләнгән  тәмле коймаклар белән кайнар чәй эчү,эчкәч, төрле уеннарда катнашып ял итү белән дәвам итте.Ә инде зур казанда пешерелгән татлы боткадан  авыз итүчеләр елларның тыныч, имин булуын теләп, кичәне әзерләүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.