Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Мәңгелектә килә каласы”-искә алу кичәсе

,,Мәңгелектә килә каласы”.Китапханә һәм  Симетбаш авыл мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә танылган шагыйрь, күпсанлы популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе,Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуановны искә алу кичәсе уздырды.Әлеге чарада якташыбыз, журналист Риман Гыйлемханов, запастагы полковник, сугыш хәрәкәтләре ветераны Гомәров Рөстәм Калимулла улы, татарстанның атказанган артисты Нурзадә,Рөстәм Зәкуановның тормыш иптәше, кызы, оныклары катнашты һәм чыгыш ясады.Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын яктырткан  китап күргәзмәсе, презентация тәкьдим ителде.Кичәдә Рөстәм Зәкуанның шигырьләре укылды, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.