Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Табигать-туган йортыбыз" -викторина

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Табигать-туган йортыбыз" дип исемләнгән викторина үткәрелде.Чара барышында балалар гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт кылдылар. Кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын белделәр. Алар актив әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр. Юкка чыккан хайваннар турында видеороликлар карадылар, кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар белән таныштылар.Аннан соң балалар команда уенында катнаштылар, анда үзләрен чын табигать белгечләре итеп күрсәттеләр.Табышмакларга, экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр, танылган язучыларның – әсәрләрен искә төшерделәр, табигать турында шигырьләрен укыдылар.