Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Серле саннар дөньясында"- бәйге

2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде.Әлеге уңайдан  башлангыч сыйныф  укучылары белән  ,,Серле саннар дөньясында “ дип исемләнгән бәйге уздырылды.Укучыларга ел вакыйгасына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.Әлеге күргәзмә материаллары  бәйге барышында санлы сорауларга җавап эзләгәндә, биремнәрне үтәгәндә ярдәмлек буларак отышлы булды.Цифрлы технологияләр киләчәктә балаларга белем алуда нинди үзгәрешләр кертер? дигән сорауга җавап эзләдек.Кызыклы, шул ук вакытта белемнәрне арттыру өчен файдалы да  булган бу бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар.Бәйгенең  җиңүчеләренә  истәлек бүләкләре тапшырылды.