Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ришвәтчелеккә без "Юк" дибез!"

   9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә каршы көрәшү максатыннан  "Ришвәтчелеккә без "Юк" дибез!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Коррупция, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре белән таныштык. Ришвәт турында татар халык мәкальләрен искә төшердек, аларның нинди мәгънәгә ия булуларын белдек. Китапханәдә "Коррупциягә "Юк" дибез!" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Коррупция темасын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде.