Чем пахнут ремесла

            Без, китапханәчеләр, ел дәвамында үсеп килүче яшьбуын белән һөнәрләр турында төрле чаралар уздырырга тырышабыз. Чөнки күңелеңә туры килеп, бәхетле итә алырдай һөнәр сайлаганда һәм шул урында хезмәт иткәндә генә кеше тулысынча бәхетле була.  9 август көнне уздырылган һөнәрләр марафонында без кеше тормышында мөхим булган һөнәрләр турында сөйләштек. Мондый һөнәрләр исемлегенә ниди һөнәрләр керә, нишләп алар көндәлек кирәкле һөнәрләр дип атала – болар турында без марафон барышында әңгәмә кордык. Ни өчен бүгенге заманда механизатор, терлекче, повар һәм башка шундый һөнәрләрнең популярлыгы югалуы турында сөйләшәбез.   “Һөнәрем минем язмышым” дип исемләнгән презентация белән таныштырып, анализ ясадык.

         Марафонның икенче өлешендә барлык һөнәрләргә дә баш булган укытучы һөнәре турында әңгәмә кордык. Быел Россиядә укытучылар елы дип билгеләп үтелә. Ни өчен бу проблема күтәрелеп чыккан, ни өчен безнең хәзер белемле укытучыларыбыз үз һөнәре буенча эшләргә ашкынып тормыйлар соң – болар турында да марафон барышында фикер алыштык.

         Бу чараны оештырганда нинди генә һөнәр сайласаң да ул сиңа бары тик бәхет һәм кәнәгатьлелек алып килергә тиеш дигән фикерне китап укучыларыбызга аңлатуны максат итеп куйдык.