Хыялымдагы машина

Хәзерге яшьләр мәктәп бусагасыннан ук үзләренең алда ни белән шөгыльләнәселәрен төгәл беләләр. Мифтахов Данил Казан шәһәрендә торса да, кечкенәдән безнең авыл китапханәсе белән тыгыз элемтәдә торды. Данил машиналар белән кызыксына. Гади машиналар түгел, ә бәлки компьютер технологияләр белән йөри торганын. Алда үзенең тормышын компьютер технологияләре белән бәйләмәкче була ул. Данил компьютер технологияләре кулланып хыялындагы машинаны төзегән. Каникул вакытында авылга кунакка кайткач, ул безнең китапханәдә бизнес проектының презентациясен яклау буенча ролик төшерде. Шулай ук, цифрлаштыру елы уңаеннан төзеп куелган китап күргәзмәсе белән дә танышып, үзенә файдалы материаллар алды.