Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"СПИД-куркыныч диагноз" лекция.

     Бу чарага Казан шәһәренең ашыгыч ярдәм бүлеге врачы авылдашыбыз Әминә Миннебаеваны чакырдык. Ул безгә СПИД диагнозы турында бик файдалы лекция укыды. Үзенең медицина өлкәсендәге белемнәре белән бүлеште, көндәлек тормыштан мисаллар китерде. Чарага килүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Мин вакытлы матбугат битләрендә бу темага кагылышлы материалларга күзәтү ясадым. Чара бик әһәмиятле теманы яктыртты. Планетабызның һәр кешесе үз сәламәтлеге өчен җаваплы.