Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Шундыйлар да бар безнең арада" инвалидлар декадасы уңаеннан мәрхәмәтлелек рейды

       Быел да авылыбызда яшәүче балачактан инвалид Шигабиев Самат һәм Гилязиева Галия гаиләсенә  бардык. Алар инде безне хәзер көтеп алалар. Сәламәтлекләре уңай якка үзгәрмәмсә дә, шушы ел эчендә булган үзгәрешләрен күреп алып, шатланып, рух күтәренкелеге өстәп, сөйләшеп кайтабыз. Алар да күңелләрен бушатырга җай чыгуга бик риза. Даун чире белән туган Самат та без,кунакларына, чын күңелдән шатлана. Ә без үзебез өчен җанга дәва алып, сәламәтлекнең зур байлык булуына тагын бер кат инанып кайтабыз.