Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Шушы яктан,шушы туфрактан без

13 апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге II районкүләм һәм VI мәктәпкүләм "Шушы яктан,шушы туфрактан без" дигән фәнни-гамәли конференция узды.Конференциядә Кзыл-Яр башлангыч мәктәбенең 3 класс укучысы Карамова Индира Кзыл-Яр авылында яшәгән һәм 26 ел комбайн белән идарә иткән хатын-кыз механизатор Фазылҗанова Маһиәнвәр апа турындагы материал белән чыгыш ясады. Сертификат белән бүләкләнде.