Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Солдатта булган диләр

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары белән берлектә гаилә бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә әтиләребез үзләренең кайларда хәрби хезмәтне үтүләре, армия тормышыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшереп сөйләделәр. Әниләре һәм балалары әтиләрен бәйрәм белән тәбрик иттеләр, ә әниләр исә тәмле ризык әзерләп тормыш иптәшләренә бүләк тә әзерләгәннәр. Бәйрәм төрле уеннар белән үрелеп барылды. Г.Шәрипованың әтиләр, ата-ана,гаилә турындагы шигырьләре укылды. Кунак булып килгән тамашачылар да ир-егетләрне котладылар, кайсылары шигырь сөйләде,кайсылары җырлады.