Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Китап герое һәм чынбарлык

Укучылар өчен "Китап герое һәм чынбарлык" дигән класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә иң күп китап укучыларымның берсе Сибгатуллин Тәлгать абый да катнашты. Ул аларга китап укуның файдасы һәм рәхәтлеге турында сөйләде. Г.Гыйль-мановның "Илекәй батыр" китабындагы хикәяләрне укып,аларның геройларына характеристика бирдек. Аннары укучылар үзләренә ошаган китапны укыды.