Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Иң күп китап укучылар

13 февраль көнне китапханәгә еш килгән китап укучыларымның икесен истәлекле бүләк-китап белән бүләкләдем. Алар Кзыл-Яр авылында 4 кеше. Тагын ике иң күп китап укучымны көтеп калам. Сибгатуллин Тәлгать абый китапханәгә көн саен килә, кечерәк китапларны китапханәдә үк укып китә, өйгә дә 4-5 китап алып чыгып китә. Китап укырга яратуын яшерми. 3 көн дә үтми, теге 4-5 китапны кире биреп тә чыгып, икенчеләрен алып чыгып китә. Гаффарова Надия апа да китапханәгә бик теләп килә, журналларны китапханәдә яратып укый. Китапларны да яратып укый.