Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Шашка ярышлары

Кзыл-Яр китапханәсендә "Яшь шашкачылар" клубы менә икенче елын эшләп килә. Әлеге клубта Кзыл-Яр һәм Түбән Оры авылларыннан даими 8-10 бала шөгыльләнә. Ярыш кызлар һәм малайлар арасында аерым үткәрелде.Судьялыкка Яңа Кенәр мәктәбенең физик тәрбия бирү укытучысы Габдрахманов Вәис чакырылды. Ярыш бик киеренке булды. Кызлар арасында 1 нче урынга Кзыл-Яр мәктәбе укучысы Шакирова Алинә, 2 нче урынга Түбән Оры мәктәбе укучысы Хайруллина Динара, 3 нче урынга Кзыл-Яр мәктәбе укучысы Карамова Индира, малайлар арасында Кзыл-Яр мәктәбе Баяров Нәфис, 2 нче урында Түбән Оры мәктәбе укучысы Юсупов Әлфис, 3 нче урында шул ук мәктәп укучысы Фазылҗанов Ислам лаек булды. Инде Кенәр мәктәбенең башлангыч класс укучылары белән ярышырга ниятләп торабыз