Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Игелек

Февраль бураннары авыл урамнарын, йорт тирәләрен кар көртләре белән тутырды. 3 көн буе халык үз тирәсен кардан чистартты. Ләкин ялгыз яшәгән картларга бу карларны көрәп чыгу мөмкин түгел. Кемгә күрше тирәсе булышса, кемгәдер туганнары. Без дә Кзыл-Яр башлангыч класс укучылары белән берлектә Кзыл-Яр авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Нәкыя һәм Мөхәрләмова Венера апаларның карларын көрәп кайттык. Ялгыз апаларыбыз бик зур рәхмәтләр әйтеп озаттылар. Китаплар да алып килдек аларга укырга.