Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Якташ геройлар үрнәгендә

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Арча районында да сугыш елларында зур батырлыклар кылган якташ геройларыбыз бар. Яшь буынга алар турында сөйләү, аларны алар үрнәгендә тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү-безнең төп бурычларыбызның берсе. Башлангыч класс укучыларына районыбыздагы 4 Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат бирелде. Якташыбыз Г.Салихов тормышы турында тулырак сөйләнде. Аның турында презентация, интернет-материаллар каралды.