Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Әфганстан ярасы

Бетмәс-төкәнмәс тау-кыялар. Кайчан, каян атарлар ? Билгесезлек... Фляга буш...Кояш күңелләрне өтәли. Ком кыштырдый тешләр арасында. Әйе, авыр хатирәләр. 18-20 яшьлек егетләрнең чит җирләрдә башларыннан үткән михнәт. Ул көннәр онытылмый. Әнә авылдашыбыз Ризванов Марат абый да ул көн истәлекләрен тыныч кына сөйли алмый, авыр төер килеп кадала тамак төбенә. Мәктәп укучыларына Марат абый һәр мизгелне искә төшерергә тырышты. Аларның тыныч,имин илдә яшәүләренә сөенеп, алар тагын да сугышларсыз яшәргә язсын дигән теләктә калды. Ә укучылар исә Марат абыйларына музыкаль күчтәнәч тапшырдылар. Очрашу һәркемне дулкынландырды.