Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Каләм тибрәттем мин дә...

Кичәнең максаты-авылдагы талантларны барлау. Кзыл-Яр һәм Түбән Оры авылларында яшәгән авылдашлар арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр юк түгел. Аларның иҗатын өйрәнеп,матбугат битләрендә чыгаруны күздә тотылып үткәрелде кичә. Кичәне нәтиҗәсез булды дип әйтмәс идем. Шигырь, хикәяләр язучы авылдашлар бар икән бит. Алар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырып киттеләр. Төрле яшьтәге иҗат итүчеләр бар икәне ачыкланды. Үзем дә яңа обелискны ачканда Кзыл-Яр авыл халкына җырны үзгәртеп шигырьгә салган идем.

Мин яратам Кзыл-Яр  халкын

Моңлы булганы өчен,

Җир җимертеп көн дә таңнан

Эшле булганы өчен.

 

Мин яратам Кзыл-Яр  халкын

Гади булганы өчен,

Җан эреткән тәмле телле

Апалары булган өчен.

 

Мин яратам аның халкын

Иҗади булганы өчен,

Бар эшкә оста куллы

ир-егетләре өчен.

 

Мин яратам Кзыл-Яр халкын

Киң күңелле булган өчен,

Һәр эшне башлап йөрүче

Әйдаманнары өчен.

Әлфия Бакиева