Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Гөлара чишмәсе

20 нче гыйнвар көнне Казанбаш авылы мәдәният йортында "Ачтым әле күңел ишекләрем" дигән үзешчән язучы Гөлара Шәрипованың тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәнең авторы Казанбаш авылы китапханәчесе Авхадиева Рүзилә. Кичә бик эчтәлекле һәм уйланылган. Миңа да бу кичәдә катнашу мөмкинлеге туды. Гөлараның иҗаты белән якынрак танышырга насыйп булды. Аның иҗаты самими һәм ихлас, тематикасы да төрле. Кичәгә кунаклар да бик күп килгән иде. Шулар арасында махсус чакырыылган кунаклар-Закир һәм Гөлүсә Шаһбаннар. Гөлараның иҗаты миндә соклану уятты. Аның китапларын үземнең укучыларыма да сатып алып кайттым. Кайберләрен иң күп китап укучы өлкәннәремә һәм яшьләремә бүләк итәрмен.