Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Гөлара чишмәсе

 20 нче гыйнвар көнне Казанбаш авылы мәдәният йортында "Ачтым әле күңел ишекләрем" исемле үзешчән язучы Шәрипова Гөлараның тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәнең авторы Казанбаш авылы китапханәчесе Рүзилә Авхадиева. Миңа да бу кичәдә катнашырга насыйп булды. Гөлараның иҗаты белән таныштым. Аның шиъгри юллары самими,ихлас. Тематикасы төрле-төрле. Бәйрәмгә бик күп кунаклар килгән иде. Кичә җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Гөлараның шигъри юлларына салынган җырлар да җырланды. Махсус кунаклар-Закир һәм Гөлүсә Шаһбаннар.