Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Искечә Яңа ел маҗаралары

Көн бик салкын. Бәйрәмгә халык җыелыр микән дип борчылган идек, суыктан курыкмаган олысы-кечесе авыл чатына җыелды. Кыш бабай белән Кар кызы да яңадан бәйрәмебездә катнаштылар. Ике команда тупланды. Командалар арасында бик күп төрле уеннар уздырылды. Уеннар арасында халыкны биеттек, туңарга җирлек калдырмадык. Ә менә ахырдан кайнар чәй һәм коймак белән сыйладык килгән һәр кунагыбызны. Илләр тыныч булсын! Калганы барсы да булыр.