Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Пиво сәламәтлек өчен зарарлымы ?

Яңа Кенәр мәктәбенең 7 класс укучылары белән практик әңгәмә оештырылды. Пивоның составы һәм зыянлы яклары ачыкланды. Яшүсмерләргә даими пиво эчүнең нәрсә китереп чыгаруын аңлаттык. Бик эчтәлекле видеолар күрсәтелде. Укучылар бик актив катнаштылар, сорауларны да яудырып кына тордылар