Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Кышкы саф һавадан яхшырак нәрсә бар ?

Быелгы Яңа ел үзенең тыныч табигате белән сокландыра. Саф һава, җил дә исми. Урамнан керәсе дә килми. Ничек итеп мондый көнне өйдә утырырга була соң ? Саф һава тәнгә сихәт, җанга рәхәтлек бирә. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә пропагандалау максатыннан кышкы уеннар оештырылды. Кем чанада, кем чаңгыда шуды. Аннары төрле уеннар уйнадык. Күмәч кебек кызарып, балалар өйләренә таралдылар.