Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Әкияттә кунакта

Елдагыча мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды. Бәйрәм кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы да килеп, балаларны сөендерде. Каяндыр Убырлы да бәйрәмгә килеп кушылды. Бик күңелле итеп бергәләп уеннар уйнадык, җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Ел дәвамында иң күп китап укыган укучылар да билгеләнеп үтелде. Аларга бүләк итеп балалар китаплары тапшырылды.