Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Җырлап узган гомер

20 декабрь көнне Арча  этнографик музеенда М.Ногманны искә алу кичәсе бик зурлап уздырылды. Бу кичәдә 3 бала белән миңа да катнашырга  һәм чыгыш ясарга туры килде. Истәлекле язмалар карадык, Арча педагогия колледжы студентлары башкаруында М.Ногманның легендар җырларын тыңладык. Китап күргәзмәсе белән таныштык. Якташыбызны зурлап искә алулары горурлык хисләре уятты.